Главная | Регистрация | Вход | RSSВторник, 08.07.2025, 04:55

Добро пожаловать на сайт Хисматовой Тамары Фанзеловны

Меню сайта
Категории раздела
Мои статьи [30]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Выступление на методическом объединении классных руководителей

 

Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение Самарской области средняя общеобразовательная школа с. Камышла муниципального района Камышлинский Самарской области Выступление на методическом объединении классных руководителей по теме: «Туган телебез»

Учитель родного языка и литературы: Хисматова Тамара Фанзеловна

     Туган телебез. Туган тел – халыкның тарихын, рухын, ерак гасырлардан буыннан-буынга кереп калучы гореф-гадәтләрен чагылдыра. Ул җитди һәм сакчыл мөнәсәбәткә лаек һәм һәрьяклап үсәргә тиешле зур хәзинә. Татар телен һәм татар әдәбиятын бүгенге заман шартларына туры килерлек итеп һәм укучыларда кызыксыну уятып укыту татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары алдында куелган бурычларның берсе. Шушы фикерләрне күз алдында тотып Камышлы гомуми урта мәктәбендә дәресләрдән тыш төрле чаралар үткәрәбез.

     21 нче февраль – “Туган тел көне” нә багышланган татар теле атналыгы да зур хәзерлек белән оештырылды. Һәр айда язучылар, әдипләр, сәнгать эшлеклеләре һәм татар зыялыларының истәлекле даталары төрле әдәби кичәләр, семинарлар, КВН һәм телдән журналлар формасында уздырабыз. Ел саен татар теле һәм татар әдәбиятыннан мәктәбебездә район методик берләшмә утырышлары үткәрелә. Ачык дәресләр, мастер-класслар, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтелә, уңышлы чыгышлар ясала. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында һәр укучы проект эше язарга тиеш.

     Башка фәннәр белән беррәттән укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан да проект эшләре сайлап алалар. Аеруча балаларны Абдулла Алиш, Дәрҗия Аппакова, Габдулла Тукай, туган як шагыйрьләре иҗаты кызыксындыра. Укучылар район, өлкә, Татарстан республикасы оештырган олимпиадаларда бик теләп катнашалар. Өлкә күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда мактаулы урыннар яулыйлар. Агымдагы елда 10 нчы сыйныф укучысы Шарапова Альбина беренче урынны яулады. Икенче урынны 9 нчы Б сыйныф укучысы Абдрафикова Алина, өченче урынны 9 нчы А сыйныф укучысы Саримова Альбина алды. Самара өлкәсеннән өч укучы Казан шәһәрендә үткәреләчәк Халыкара олимпиадага барачаклар. Шуларның берсе безнең мәктәп укучысы Шарапова Альбина бу олимпиадада катнашачак. Үткән уку елында 10 нчы сыйныф укучысы Залаева Диләрә беренче урынга лаек булды һәм ул Казан шәһәрендә үткәрелгән татар теленнән һәм әдәбиятыннан III нче Халыкара олимпиадасында катнашып диплом һәм истәлекле бүләкләр алды.

     Ел саен “Туган тел” оешмасы өлкә күләмендә “Иң оста шигырь укучы” бәйгесе оештыра. Камышлы мәктәбе дүрт ел буена беренче урынны алып килә. 2012 нче елда иң оста шигырь укучы 11 нче А сыйныф укучысы Сабирова Алина, 2013 нче елда 11 нче А сыйныф укучысы Фатхутдинов Альберт, 2014 нче елда Хайретдинов Ильяс, 2015 нче елда Мустакаев Рамиль беренче урынга лаек булдылар. Сигез ел рәттән төбәкара “Халкым минем” фестивале үткәрелә. Үткән уку елында “Нәфис сүз” номинациясендә 10 нчы сыйныф укучысы Хайруллин Шамиль җиңүче итеп танылды. Агымдагы уку елында 10 нчы сыйныф укучысы Харизова Камилла өченче урынга лаек булды. Безнең мәктәп укучылары Казан шәһәрендә үткәрелә торган “Илһамлы каләм” бәйгесендә бик теләп катнашалар. Кайбер укучылар шигырьләр иҗат итә.

     Соңгы елларда өлкә күләмендә “Ел укытучысы” дип исемләгән бәйге үткәрелә. Һәр елны диярлек безнең мәктәп укытучылары җиңүче булып киләләр. “Ел укытучысы-2012” Хисматова Т.Ф., “Ел укытучысы-2013” Усманова Ә. Ә., “Ел укытучысы - 2014” Гарипова Г.С. Район күләмендә оештырылган “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә мәктәп балалары бик актив катнашалар. Һәрбер үткәрелгән чара үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. 2015 нче елның ноябрь аенда Газпром Трансгаз Самара шәһәре тарафыннан бәйге игълан ителгән иде. “Шәфкатьлелек дәресләре” дип аталган проекты тәкъдиме белән.

    Проектның нәтиҗәсе булып укучыларны татар милли рухында тәрбияләү максаты белән башлангыч сыйныфлар залындагы татар халкының мәдәниятен, рухи байлыгын чагылдырган, гүзәл үрнәкле, орнаментлары, чигүләре белән бизәлгән тәрәзәдәге купшы матур челтәрләр. Татар халкына үзенчәлекле зәвык белән бизәлгән чигүләрне, бизәкләрне укучылар технология дәресләрендә укытучы белән бергә эшләделәр. Татар бизәкләрен, чигүләрен, орнаментларын, татар халкының сынлы сәнгатен, милли киемнәрен чагылдырган стенд бизәлеш тапты. Шушы ук залда Якташыбыз Әнвәр Давыдов иҗатына багышланган кабинет оештырылды.

     Гүзәл зәвык белән бизәлгән зал укучыларның игътибарын үзенә җәлеп итеп тора. Укучыларга татар телен һәм татар әдәбиятының төрле серләрен өйрәтү максатыннан заман таләп иткән методик алымнарны кулланып укучыларга телебезнең камиллеген, байлыгын, гүзәллеген аңлатырга омтылып эшлибез.

Категория: Мои статьи | Добавил: khistamara (09.02.2017)
Просмотров: 256 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Вход на сайт
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • База знаний uCoz

  • Copyright MyCorp © 2025
    uCoz