Әнвәр Давыдов якты истәлегенә багышланган кичә.
(95 ел туу уңаеннан)
Һәр таң саен хәерле көн телим
Аяз көннәр телим җиремә.
Биек күкләр телим бөркетләргә
Һәм иминлек телим илемә.
Шуңа күрә хәерле көн телим
Таңнар туган саен җиремә
Аяз көннәр телим һәммәгезгә
Һәм иминлек телим илемә.
Еллар,еллар
Юллар,юллар
Хәтерләрне яңарта
Әнвәр абыйга булган хөрмәт
Яңа хисләр тарата.
Бүген ямьле яз көннәренең берсендә без Әнвәр Давыдовның якты истәлегенә багышланган кичәгә җыелдык.
Әдәби кичәне ачу һәм хөрмәтле кунакларны сәламләү өчен сүз Камышлы мәктәбе директоры Халиулла кызы Айсылу Каюмовага бирелә.
(директор сүзе ,кунаклар белән таныштыру)
Сезнең алдыгызда “Каенкай “ балалар бакчасында тәрбияләнүче
Шигырь Бию
Әнвәр Давыдов моннан 95 ел элек ,1919нчы елның 19нчы мартында Куйбышев өлкәсе Кләүле районы Камышлы авылында Мортаза һәм Маһиҗиһан Давыдовлар гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.Сабый чактан ук бик зиһенле ,зирәк бала була.Өч яшь тулгач , мичтән янган күмерләр алып стеналарга хәрефләр төшерә торган булган,4-5 яшьләрдә татар телендә Тукай шигырьләрен һәм бик юка гына бүтән китапларны да укый башлаган.
1926 нчы елда кечкенә Әнвәр Камышлы башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Мәктәп елларында да үзен бик тырыш укучы итеп күрсәтә.Аннары җидееллыкка әверелгән мәктәптә укуын дәвам итә.Математика,физика,химия,әдәбият дәресләрен гел яратып укый.Җиденчене тәмамлау белән Камышлыдагы авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә.

Аның беренче шигыре 1931нче елның 14нче мартында районның “Коммунага” исемле газетасында басылып чыга.
Мәскәүдәге газеталарның берсендә редактор эшен башкаручы абыйсы Мирза Давыдов 11 яшьлек Әнвәрне 1930нчы елның җәендә илебез башкаласына алып китә.”Октябрь баласы “исемле балалар журналының редакторы шагыйрь Муса Җәлил белән таныштыра.Җәлил бер шаярып,бер җитдиләнеп аның белән сөйләшә,нинди китаплар укуы белән кызыксына.
Күренекле шагыйрьнен ул чакта әйткән сүзләре ,кешелеклелеге ,тормышка мәхәббәте Әнвәр Давыдовны бик нык уйланырга мәҗбүр итә һәм соңрак ул бу очрашуның ядкаре итеп “Муса Җәлил турында бер истәлек”исемле шигырен иҗат итә.
“Муса Җәлил турында бер истәлек” -укый 8нче А сыйныф укучысы Зелетдинова Алина
Бөек Ватан сугышы башлангач,барлык татар язучылары кебек ,үзе теләп сугышка китә һәм сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта,көрәшнең алгы сафларында була,үзен батыр солдат итеп күрсәтә,сугыштагы батырлыклары өчен күп тапкырлар бүләкләнә.
Ә дәһшәтле елларда туган нигезендә зарыгып,сагынып көткән кешеләрнең берсе Әнвәр Давыдовның әнисе Маһиҗиһан апа була.
“Әниемә шигыре” укый 7нче Б сыйныф укучысы Абдрафикова Алина
Зөлфия Минһаҗева сүзләре һәм көе “Туган өй тәрәзәләре “җырын 8нче А сыйныф укучысы Фахрутдинова Динара башкара.
Шагыйрь утлы сугыш елларында туган илнең азатлыгы белән бергә киләчәктәге тормышын маяк итеп яктыртып торучы тормыш иптәше Нина Прокопьевнаны да яулап ала.Алар тату гаилә булып өч бала тәрбияләп үстерәләр.Уллары Виктор һәм Рөстәм,кызлары Алсу. Бүген безнең арада шагыйрьнең кызы Алсу апа Абдулъянова. Сүзне Алсу апа Абдулъяновага бирәбез.
Шагыйрнең күп кенә шигырләре Нина апага багышланган.
“Нинага”.Укый 11нче А сыйныф укучысы Альберт Фатхутдинов
“Моңсуланма иркәм”.Укый 10нчы сыйныф укучысы Хакимов Фидаиль .
Сугыштан кайткач Әнвәр Давыдовны Камышлы район газетасына баш мөхәррир итеп билгелиләр.Бер үк вакытта ул янып-илһамланып әдәби иҗат эшенә тотына: шигырьләр,поэмалар яза.
1952нче елда Әнвәр Давыдов гаиләсе белән бөтенләйгә Казан шәһәренә күчеп китә.1953-1955нче елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең сәркатибе,соңрак Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Әнвәр абыйны язмышлар кайларда гына йөртми.Аңа бик күп җирләрдә булырга туры килә.Ул кайларга гына барса да,кая гына китсә дә шагыйрьне туган җирләре ,урманнары,кырлары,якташлары үзенә тарта.

“Авылны сагынганда” укый 8нче А сыйныф укучысы Камилла Харизова
“Кулларыма туган кырларымнан” Укый 11нче А сыйныф укучысы Ләйсән Кашапова
Кичәбезне дәвам итә биючеләр төркеме
Әнвәр абыйның шигырьләре татар телендә генә түгел, рус телендә дә яңгырый. Рус телендә басылган китапларының да саны күп.Аның рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре заманның алдынгы поэзиясенә шуның бер сулышы рәвешендә кушылып китте. Давыдов Такташча, Маяковскийча киң колачлы иде,үз чорының зурлыгын ул шигырьләрдә тоя белде,әйтә белде.
6нчы сыйныф укучысы Акимова Жасмин башкаруында “Грущу по селу” шигыре
“Любимой” укый 6нчы сыйныф укучысы Смирнов Вадим
Шагыйрь Әнвәр Давыдов рус шагыйрьләренең ,чит ил шагыйрьләренең шигырьләрен бик уңышлы итеп татар теленә тәрҗемә итте.
“Болытлар”Михаил Юрьевич Лермонтов сүзләре
Әнвәр Давыдов тәрҗемәсе
Укый 6нчы “Б”сыйныф укучы Гайфуллин Ильнур

Әнвәр Давыдовның тормышының нигезе ,мәгънәсе-халыкка хезмәт итү булды.Аның тормышы халык тормышы белән тыгыз бәйләнгән.
Юлның тигезе юк,турысы юк
Тырыш,тап син ,әмма дөресен
Эшнең кечкенәсе юк,зурысы юк,
Эшлә генә аны ил өчен.
Әнвәр абый шушы юлларның авторы ,үзенең сүзләренә гомеренең соңгы көннәренә кадәр турылыклы булып кала.
Сүз шагыйрьнең ике туган энесе Альберт абый Нарбековка бирелә.
Ил өчен,әдәбият өчен яңа буын шагыйрьләре тәрбияләде. Менә шул шәхесләрнең берсе - якташыбыз Рөстәм Мингалим.Хәзерге көндә Рөстәм абый Казан шәһәрендә яши .Бүгенге кичәдә җитди сәбәпләр булу аркасында шагыйрь катнаша алмады.
Рөстәм абый Мингалимнең якташларына ,туган җиренә сәламе булып “Йолдызым-Камышлым” җыры яңгырар.
Рөстәм Мингалим сүзләре
Тәслимә Низами музыкасы
Башкара 8нче сыйныф укучысы Загретдинова Азеля
Бүгенгесе көндә дә бөек әдипләребезнең иҗат юлын дәвам итүче шәхесләребез бар . Мәктәбебездә дә әдәбиятта каләмнәрен тибрәтүче талантларыбыз бар.Шуларның берсе инглиз теле укытучысы Равил кызы Сиринә Шафигулллина .
11нче сыйныф укучысы Сафиуллин Альмир үзе язган шигырен сезнең игътибарга тәкъдим итә.
Шагыйрь 1968 нче елның 23нче июнендә 49 яшендә Казан шәһәрендә вафат булды.Чагыштырмача кыска гомере эчендә Әнвәр Давыдов бай әдәби мирас калдырган шагыйрь.
Якташыбыз шагыйрь Әнвәр Давыдовның исеме мәңгеләштерелгән.Авылыбызда шагыйрь яшәгән урам Әнвәр Давыдов исемен йөртә.Район мәдәният йортына да шагыйрьнең бөек исеме бирелгән. Мәктәбебездә шагыйрь иҗатына багышланган музей-кабинет эшли. Ә бүген тантаналы рәвештә шагыйрнең иҗатына мәңгелек һәйкәл булып Әнвәр Давыдов яшәгән йортта мемориаль такта ачылачак.
Әнвәр Давыдов бай мирас калдырган шагыйрь.Без аның иҗатын зур кызыксыну белән яратып өйрәнәбез.Бөек шагыйрьнең рухы алдында баш иябез.
Ә хәзер сүзне Самара шәһәреннән килгән кунакка бирәбез.
Кечкенә генә Камышлы җире сәнгатькә ,әдәбиятка,фән өлкәсенә күпме күренекле шәхесләр бүләк иткән!
Әлифба дәреслегенең авторы Сәләй Вагыйзов,шагыйрь Зыя Ярмәки,язучы Халикъ Садри.Якташыбыз ,шагыйрь Әнвәр Давыдов, Әнвәр Давыдовның иҗат юлын дәвам итүче шагыйрь Рөстәм Мингалим,атаклы гармун ясау остасы Гали Гәрәев,Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкаев.
Язучылар, шагыйрьләр,сәнгать шәхесләре белән безне,Камышлы халкын, туган телебез-татар теле берләштерә.
Хәзер,татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын 11нче А сыйныф укучысы Минатдинов Альберт башкара ә без кушылып җырлыйк!
(“Туган тел” җыры)
Күңелләрдән күңелләргә
Салдык күперләр.
Нысыйп булсын ,бу юллардан, кабат үтүләр!
Сезне сагынып сайрар һәрчак
Күңел кошыбыз!
Кабат очрашуларга кадәр ,дуслар,хушыгыз!
Сау-сәламәт булыгыз!
|