Главная | Регистрация | Вход | RSSВторник, 08.07.2025, 10:04

Добро пожаловать на сайт Хисматовой Тамары Фанзеловны

Меню сайта
Категории раздела
Мои статьи [30]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

«Укытучы һөнәре – яшәү рәвешем»

 

Балаларның теле-кыңгырау.

Гел чыңгылдый-ява мең сорау.

Барысына да җавап биргәнсез-

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Татар әдәбиятында иң күренекле язучыларның берсе Фәнис Яруллин  укытучылар турында  олы ихтирам хисләре белән шундый матур шигырь юллары ижат иткән.

Мин балачактан ук укытучы булырга хыялландым  Күршедә үскән балапарны  диктант язарга  өйрәттем.Мәктәптә укыткан укытучыларыбыздан үрнәк алдым.  Менә шушы балалык елларындагы  хыялларым тормышка ашты.

Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Башкортстан республикасы  Стәрлетамак шәhәре педагогия институтына укырга кердем.Институтны уңышлы гына тәмамлап мәктәпкә зшкә урнаштым. Утыз җиде ел балаларга дөрес тәрбия hәм белем бирү сафында хезмәт итәм.Эшем зур уңышлар, шатлыклар китерә.

 Мин хезмәт иткән мәктәп Самара өлкәсе Камышлы авылында урнашкан. Заманча җиhазландырылган, егерме беренче гасыр таләпләренә җавап бирә торган  мәктәптә зшлим.

Мин ничек эшлим? Минем укучыларым ничек укый? Бүгенге буынга тапшыра  аламмы мин халкымның мәңгелек мирасын? …   Шушы фикерләрне күз алдында тотып милләтебезне,телебезне саклап калу максатыннан укуччыларга  татар телен өйрәтүне төрле юнәлештә алып барырга тырышам.

Мәктәптә “Дуслык” - балалар иҗади  берләшмәсен оештырдым.      Берләшмәне  “Тамчылар”исемен йөрткән драмтүгәрәк,”Нәфис сүз” түгәрәге,”Ялкын”  бию  түгәрәге, ”Чишмә” фольклор   ансамбле тәшкил итә. Түбәндәге юнәлешләрдә эшләү уңай нәтиҗәләр бирә. Укучылар белән бик күп спектакльләр  белән чыгыш ясадык.”Нәфис сүз” түгәрәгендә шөгыльләнгән укучылар төбәкара hәм өлкә күләмнәрендә үткәрелгән бәйгеләрдә мактаулы урыннарга лаек булалар.”Ялкын”бию түгәрәгендә татар халык биюләрен оста итеп башкарырга өйрәпәләр,  мктәптә, районда үткәрелгән бәйрәмнәрдә бик теләп катнашалар. “Чишмә” фольклор  ансамбленә йөрүче укучылар  халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен матур итеп сәхнәләштерә. “Дуслык” берләшмәсенең девизы:”Безнең оешма дуслык иле-hәрбер милләт аның гөле.”  Дус,тату,бердәм булып  яшәргә омтылабыз.

Барлык бәйрәмнәрдә hәм истәлекле даталарда чыгышлар ясыйбыз. Балапар зур кызыксыну белән бик теләп катнашалар.

Минем фикеремчә, татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алырга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Мин бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә...

 Әдәбият дәресләрендә укучыларда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, үз халкыбызның мәдәниятен, гореф - гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбыз тарихын җәмгыятьтә тирән эз калдырган шәхесләрен хөрмәт итәргә өйрәтү эше алып барыла.

Укучыларда милләтара дуслык, хөрмәт, түземлелек тәрбияләүгә дәресләрдә генә ирешеп булмый, әлбәттә. Класстан тыш чараларның мөмкин булган барлык төрләрендә кулланырга тырышам. Әйтик, әдәби – музыкаль кичәләр әзерләү, концертлар оештыру, экскурсия, очрашу кичәләре, бәйрәм, конкурс, тәрҗемә секцияләре, олимпиадалар, фестивальләрдә катнашу.

Һәрвакытта да якташ язучылар иҗатын өйрәнүгә зур игътибар бирәм. Камышлы авылында күренекле шагыйрь  Әнвәр Давыдов туып үскән. Татар әдәбиятына бик күп әсәрләр бүләк иткән шәхесләрнең берсе. Без җирле шагыйрьләрнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәүне дә максат итеп куйдым һәм материаллар тупларга керештем. Хәзер егерме елдан артык мәктәбебездә Әнвәр Давыдов иҗатына багышланган музей – кабинет эшли.

 Якташыбыз Рөстәм Мингалим сүзләренә язылган “Йолдызым – Камышлым” җыры авылыбызның гимнына әверелде.  

 Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә беренче юлдашым – мәгълүмати-коммуникатив технологияләр.  Мәктәбебездә hәр кабинетта компьютер, интер актив такта.      Фәнни-гамәли конференциягә презентацияләрне укучылар үз көчләре белән әзерлиләр. Үз тырышлыгым белән татар теле һәм әдәбияты, тәрбия өлкәсенә кагылышлы 35 презентацион материал эшләдем. Укучыларымның PowerPoint, Publisher программалары белән эшләнгән презентация, газета бәйгеләрендә җиңүләре аларның сәләтле булуларын, минем зур ярдәмчеләрем икәнен раслый. Үзем дә төрле дәрәҗәдәге педагогик тәҗрибәмне гомумиләштеререп, шулай ук укучыларның иҗади эшләрен мәгариф хезмәткәрләре социаль челтәрендәге персональ сайтка (http://nsportal.ru/tfkhismatova), үземнең шәхси сайтыма (http://khismatovatf.ucoz.net) куеп барам.

 Мин  хезмәт юлымны дөрес сайлаганмын диеп бик шатланам. Укучылар белән үткәргән дәресләрем,сыйныфтан тыш чаралар зур уңышлар алып килә.Эш дәверемдә өч мәртәбә  өлкә күләмендә уздарылган ”Ел укытучысы”бәйгеләрендә  катнашып мактаулы урыннарга лаек булдым.

Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм.  Мин  хезмәт дәверендә шушы максатка ярашлы эш алып барырга тырышам.

 Әгәр мин үземнән яхшырак, күбрәк белгән укучыларны әзерли алам икән, димәк киләчәк өметле булачак. Ә бүген аларны тормыш җилләренә бирешмәслек нык, кабатланмас шәхес итеп тәрбиялисе бар

Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!

Категория: Мои статьи | Добавил: khistamara (13.07.2017)
Просмотров: 377 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • База знаний uCoz

  • Copyright MyCorp © 2025
    uCoz