Главная | Регистрация | Вход | RSSЧетверг, 21.11.2024, 13:35

Добро пожаловать на сайт Хисматовой Тамары Фанзеловны

Меню сайта
Категории раздела
Мои статьи [30]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Туган як— мәңгелек моңым

Туган як— мәңгелек моңым

/С.Хәким иҗаты буенча интеграль дәрес/

Максат.1.Сибгат Хәкимнең туган як темасын яктырткан шигырьләрен уку һәм анализлау.Аларның идея эчтәлеген ачу. Шагыйрьнең туган якка,аның табигатенә,кешеләренә булган мөнәсәбәтен ачыклау.

2.Шагыйрьнең әдәбиятта һәм музыка сәнгатендә тоткан урынын билгеләү.

3.Туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Материал 1. С.Хәким :истәлекләр, шигырьләр. 2.Т.Г.Галиуллин. Шагыйрьләр һәм шигырьләр. 3.С.Хәким музее материаллары

Җиһазлау.С.Хәким портреты;шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә; магнитофон; С.Хәким шигырьләренә иҗат ителгән җырлар (аудиоязма); музей материаллары (видеоязма).

Эпиграф:

Туган як- мәңгелек моңым.

һәрнәрсә гади,садә.

Күземне тутырып карыйм

Җирдәге һәрнәрсәгә.

                                                               С. Хәким

Дәрес планы

1.Сибгат Хәкимнең тормыш юлын кыскача искә төшерү

2.Шагыйрьнең әнисенә,туган ягына багышлап язган шигырьләрен укып анализлау.

3.Шагыйрьнең көйгә салынган шигырьләре

4.С.Хәким музее материаллары белән танышу.

5.Дәресне йомгаклау

6.Өй эше

Дәрес барышы.

I. Айрат Арсланов башкаруында Сибгат Хәкимнең“Җырларымда телим...” шигыре видеоязмада тыңлана.

Укытучы: Укучылар, сез С.Хәкимнең бер шигырен тыңладыгыз.Шигырь нәрсә турында иде?

—Туган як турында.

II.Укытучы Безнең бүгенге дәреснең темасы “Туган як —мәңгелек моңым”.Без шагыйрьнең туган ягына багышлап язган әсәрләрен карап үтәрбез .Димәк,без шагыйрьнең туган ягына багышлап,аны яратып,сагынып язган шигырьләрен карап үтәрбез.Яратып.сагынып язылган әсәрләрдә кешенең хис—тойгылары,уй—кичерешләре чагыла.

Мондый әсәрләрне нинди әсәр дип атыйбыз?

Укучылар: —Лирик әсәр дип атыйбыз. (Лирик әсәргә аңлатма бирелә).

Сезгә өйгә шагыйрьнең тормыш юлы турында укып килергә кушылган иде.Шуны искә төшереп китик әле.

1нче укучы: Сигат Хәким 1911нче елның 4нче декаберендә Татарстанның Әтнә районы Күлле Киме авылында крестьян гаиләсендә туа.Ярлы баласына артык кадер—хөрмәт эләкми,билгеле.Эссе урак өсләрендә көлтә күләгәсендә ята.Шунда беренче кат башаклар пышылдавын ишетә.Түгәрәк аланда печән чапканда,әнисе баланы,кабык көймәле арбага салып,ябалдаш имән төбенә куя.Малай имезлек имүен онытып,агачларның серле шавын тыңлый.Үсә төшкәч,шул болыннарда,урманнарда кузгалаклар,гөмбәләр җыя.Чирәм өстенә чалкан ятып,болытларны күзли.Тагы бераздан сука башы тота,җир сөрә,иген чәчә.Шул чакта малайның күңеле дә туган туфракка тамыр җибәрә

Сибгат Хәким 19 яшенә кадәр авылда яши.Җиде класс тәмамлагач,мәктәптә пионервожатый булып эшли,кулъязма журнал һәм әдәби түгәрәк белән җитәкчелек итә,шигырьләре өлкә газетасында басыла башлый.

1931 елда Казанга килеп Татрабфакка укырга керә.Икенче курстан аны КДПИга күчерәләр. Аны 1937 елда тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятында редактор һәм “Совет әдәбияты” журналында эшли.

1941 елның июнендә С.Хәким армиягә алына.

Ржев һәм Курск дугасында барган сугышларда катнаша.Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сибгат Хәким 1950 елдан бирле профессиональ язучылык хезмәтендә.

1960елда Сибгат Хәким Татарстанның Габдулла Тукай,1970 елда Россиянең Максим Горький исемендәге премияләренә,1986 елда Татарстанның халык шагыйре исеменә лаек булды.

« Минем туган як—Казан арты. Яшьтән үк монда халык шагыйре Габдулла Тукайның эзләрен күреп, аның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрен тыңлап үскәнгәме,аерата матур,аерата сихерле.Шуның өстенә, бу тирәдә татар авыллары мари авылларының аркасына арканы терәп утырганнар.Ике халык арасындагы дуслык хисе минем бөтен иҗатыма сибелгән,беренче шигырь юлларым белән бергә үсеп чыккан”, — дип язган иде шагыйрь.

III.Укытучы: Сибгат Хәким гомере буе үзенең балачагы үткән туган ягын,әнкәсен яратып,сагынып,олылап яшәгән.Алар турында берсеннән—берсе матуррак шигырьләр ижат иткән.Укучылар, шагыйрь иҗатында туган як темасы Ана темасы белән үрелеп бара.

2нче укучы “Кая барсам, кайда йөрсәм дә мин...” шигыре укыла

Сорау: Шагыйрь Ана образын нинди итеп сурәтли?

Автор олы ќанлы, кешелекле Ана образын бөтен матурлыгы, бөеклеге белән безнең күз алдыбызга китереп бастыра.

Сорау:Моны без шигырьнең кайсы юлларында күрәбез?

Cин һәркемгә очрыйсыңдыр, әнкәй,

Мөлдерәмә килеш чиләгең.

Безнең халыкта тулы чиләккә очрау—яхшылык,юл уңу билгесе

булып санала. Ана образы аркылы шагыйрь халыкның рухи хәзинәсен, гореф—гадәтләрен,тормышын күз алдына китерә.

/Музей материаллары күрсәтелә /

: Ђез хәзер шагыйрьнең туган җиренә багышлап язган шигырьләрен карап үтәрбез.

3нче укучы ”Гел кояшка карый тәрәзәләрең”

Сораулар:

1.Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

-Шагыйрьнең туган ягы турында.

2.Шагыйрь Казан арты турында ниләр сөйли?

—Казан арты аңа бик тә якын,чөнки монда аның теле ачылган. Монда ул,бөек Тукай моңын ишетеп ,туган җирнең йомшак җилләренә иркәләнеп үскән.

3.Ни өчен шагыйрь гел кояшка карый тәрәзәләрең дип әйтә?

—Кояш—бәхет,өмет,шатлык символы.Шагыйрь туган ягы кешеләренең киләчәгенә ышаныч,өмет белән карый.

4нче укучы “Башка берни дә кирәкми”

1.Шигырьне сәнгатьле уку.

2. Шигырьне өлешләргә бүлеп анализлау

Шигырьдәге каршылыкны табыгыз

—Үзең чапкан печән исен иснәү,үзең тапкан чишмә суын эчү, тормышта дусларның җылы карашын тоеп яшәү —болар лирик геройның яшәү мәгънәсе.Башка берни дә кирәкми дигән сүзләр белән әлеге төшенчәләр каршылыкка керә. Гаять киң төшенчә булган туган җирдән башка берни дә кирәкми.

IV.Укытучы: Укучылар,Сибгат ага Хәким барыннан да элек –лирик шагыйрь.Аның шигырьләре үзләре үк көй,моң сорап торалар.

Композитор Рөстәм Яхин аның шигырьләре турында болай дип язган иде:”Аның шигырьләре лиризм белән шулкадәр сугарылганнар,алар үзләреннән—үзләре көйгә салуны сорап торалар. “Таң атканда”,”Чын йөрәктән”,”Фазыл чишмәсе”, ”Юксыну” ,”Сусау”, “Башка берни дә кирәкми” җырлары—моның ачык мисалы.Алар инде халык җырлары булып киттеләр”

Әйдәгез,хәзер шундый җырларның берсен тыңлыйк.Мингол Галиев башкаруында “Үрләреңне менгәч туган ягым” җыры тыңлана

5нче укучы “Бу кырлар бу үзәннәрдә”

1.Шигырьне сәнгатьле уку

2.Бу шигырьдә шагыйрьнең туган якка мөнәсәбәте ничек чагыла?

—Лирик геройның туган ягын сагынуы,аңа ашкынуы күрсәтелә.Монда аның балалык эзләре калган,яшьлек мәхәббәте кабынган.

Шигырьдә кабатлауларны табыгыз

—Кайтам,кайтам туган якларыма

Шагыйрь нигә кабатлый?

Кабатлау сагыну хисенең никадңр көчле икәнен белдерә.

Шигырьнең соңгы юллары нәрсә турында?

Шагыйрьне туган ягында һәрчак көтәләр.Ул шуны белә,шуның белән үзен юата.Шагыйрьне туган җирендә беләләр,аны олылыйлар.Моның ачык мисалы булып Күлле—Кимедә ачылган музей тора. Ул 1981елда Сибгат аганың 70 еллык юбилее уңаеннан ачыла . Шагыйрь музейның истәлекләр дәфтәренә мондый юллар язып калдыра:”Туган җиргә,туган туфракка кайттым, яшьлеккә, балачакка,истәлекләргә. Миңа багышланган бу музей шуларның барсын да искә төшерде...”

V.Дәресне йомгаклау

Укучылар без тыңлаган,укыган шигырьләрне нәрсә берләштерә?

—Шигырьләрдә туган якны сагыну хисләре чагыла. Автор туган ягының гүзәллегенә дан җырлый. Шагыйрь үз бәхетен халык язмышы белән бәйләп карый. Халык бәхетле булса ,ул да бәхетле.

Укучылар,Сибгат Хәким турында аның каләмдәш дусты, башкорт шагыйре Наҗар Нәҗми болай дип язган:”Сибгат Хәкимнең бөтен барлыгы— җаны,акылы, күз карашлары, сөйләшүләре,атлап йөрүләре,елмаюы—туган җиренә, басуларына, юл—сукмакларына, тауларына, урманнарына, чишмәләренә,шул җирдә яшәгән кешеләр күңеленә килеп кушылып ,бер бөтенгә әйләнә.”

VI.Өйгә эш.Шагыйрь Сибгат Хәким иҗатында туган як темасы

Инша язарга.

Категория: Мои статьи | Добавил: khistamara (20.10.2018)
Просмотров: 921 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Вход на сайт
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • База знаний uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    uCoz