Максат: Һади Такташ иҗатын өйрәнүне дәвам итү. Укучыларны “Иптәшләр” шигырен сәнгатьле укуга әзерләү. Шигырьдә бирелгән халыклар дуслыгы турындагы фикернең сәнгатьчә гәүдәләнешен төшендерү. Төрле милләт ир-егетләре алдына куелган илне саклау бурычы турында сөйләшү.
Җиһазлау: Һ. Такташның портреты, сайланма әсәрләре, видеотасма презентация.
Дәрес барышы.
I Оештыру моменты.
II. Актуальләштерү.
1. Сорауларга җавап алу.
- Һади Такташ кем ул?
- Аның шагыйрь булып китүенә кем зур этәргеч ясый?
- Һ. Такташ – үзенең иҗат юлында бик катлаулы һәм каршылыклы юллар үткән, кыенлыклар кичергән шагыйрь. Шул авыр елларда ул кыю адымнар белән әдәби иҗатка баруын дәвам иттерә, егерменче елларның ялкынлы җырчысы була.
2. Тест.
- Хәзер без сезнең белән Һ. Такташның тормыш юлы хакында кыска гына тест эшләп алабыз.
3. Илне саклаучылар турында әңгәмә.
- Балалар, безнең республикабыз ничек атала? Ул нинди ил составына керә? Чик буйларын күрсәтегез әле. Безнең илебез төрле илләр белән чиктәш. Чик буйларыбыз тынычмы безнең? Әйе, соңгы вакытларда Грузия белән конфлектлар булып алды. Без тынычлык яклы. Бу чиктәш илләр белән безнең килешүләребез бар, чөнки сакланганны гына алла саклар дигән әйтем дә бар. Илебез тыныч булсын өчен, сабыйлар тыныч йокласыннар өчен илне сакларга кирәк. Аны кемнәр саклый инде? Аларны кемнәр дип йөртәләр? Әйе, чын ир-егетләрне генә чик буен сакларга алалар. Һәр ир-егетнең иң төп бурычы – илне саклау. Менә сезнең әтиләрегез дә армия сафларында хезмәт иткәндер. Мин сезгә әтиләрегез турында белеп килергә куштым. Хәзер сезне тыңлыйбыз.(Укучыларның чыгышы).
4. Дәреснең максаты белән таныштыру.
III. Яңа белемнәр формалаштыру. Видеотасма карау.
1. Сүзлек өстендә эш.
Иптәш – ип –бер фикердә торган кешеләр, фикердәшләр.
охшаганбыз — уртак билгеләребез, сыйфатларыбыз бар (похожи)
соры — төсне белдерүче сүз (серый)
кочакларга — обнимать, обнять
бертуганнар — бер үк ата-ана балалары (родные)
теләкләр — берәр нәрсәне теләү, максат итеп кую (желания)
хисләр — күңел белән сизү, тою (чувства)
моңсу — кәефсез (грустный)
2. Шигырьне укыр алдыннан класска сорау кую.
- Бу шигырь кайчан язылган?
- Ни өчен ул “Иптәшләр” дип аталган?
3. Шигырьне магнитафон язмасыннан тыңлау.
4. Балалар шигырьне эчтән укыйлар.
5. Бер укучы сәнгатьләп укый.
6. Шигырьне анализлау.
- Хәзер алдан куелган сорауларга җавап бирәбез.
- Шигырьнең темасы нинди? Әйе, дуслык, тату яшәү, илне саклау.
- Идеясе, ягъни шагыйрьнең әйтергә теләгән фикере нәрсәдә? Дус, тату яшәп, чын ир булып үскән кеше генә илне саклый ала.
- Лирик герой кем ул? Әйе, ул халыкның көченә, төрле милләт халыкларының бер-берсен аңлап яшәячәгенә, туган илнең гөрләп яшәячегенә ышаныч белән карый. Нинди милләт турында яза? Егетләр үзара ничек яшиләр? Әйе, татар халкы бик борынгыдан ук чуваш халкы белән тату яшәгән. Бер-берсенәң телен, гореф-гадәтен дә яхшы белә. Менә безнең мәктәптә дә нинди милләт балалары укый? Әйе, Татарстанда күп төрле милләт вәкилләре яши. Хәзер дә туган Татарстаныбызда төрле милләт кешеләре дуслык, тынычлык, муллык булдыру өчен тырышып эшлиләр, яхшы мөнәсәбәтләрне сакларга һәм үстерергә тырышалар. Иптәшләр бер-берсенә кайсы яктан охшаганнар? Әйе икесе дә ачык күңелле, соры шинельле, теләкләр дә, хисләр дә бер үк. (Өзекне укыйлар).
- Бу ике иптәшнең уй-теләкләре, максатлары нинди?
- Шигырьнең көчлелеген тагын нәрсә күрсәтә? Строфалар кабатлана.
- Әйдәгез инде хәзер нәтиҗә ясыйк. Шагыйрь бу шигыре аша нәрсә әйтергә тели?
Дөрес, үз гаиләсендә, үзе яшәгән җирдә тынычлык, дуслык булса гына илдә дә тынычлык, төрле халыклар арасында татулык була. Үзара дус-иптәш булган кешеләр генә чик буенда сакта тора ала, илне дә саклый ала.
IV. Дәрескә йомгак.
1. Йомгак ясау.
- Бу дәрестә нәрсә аңладыгыз?
- Синквейн төзү.
2. Билгеләр кую.
3. Өй эше: шигырьне ятларга.
|