Главная | Регистрация | Вход | RSSПонедельник, 07.07.2025, 17:09

Добро пожаловать на сайт Хисматовой Тамары Фанзеловны

Меню сайта
Категории раздела
Мои статьи [30]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Музей - тәрбия үчагы

Музей-патриотик тәрбия үзәге, хәтер почмагы, тәрбия учагы.

Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә музейларны ,“җанлы тарих” дип йөртәләр. Халыкның, яшь буынның рухи байлыгын саклауда музейларның әһәмияте бик зур.

Мәдәниятне өйрәнү бүгенге көндә аеруча игътибарны алып тора, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез югалып бара. Ә борынгыдан килгән йолаларны саклап калу, Камышлы районы бүләк иткән әдипләребезнең мирасын өйрәнү фәнни яктан гына түгел, гамәли яктан, балаларны эстетик тәрбияләү ягыннан да мөһим санала.

Хәзергесе көндә күренекле шәхесләребезнең иҗат юлларын яктырткан музейлар бар. Шуларның берсе Татар Бай туганы авылында урнашкан. Якташыбыз Сәләй Вәгыйзов һәм аның тормыш юлдашы Рәмзия Вәлитова татар теле белеме, аны укыту методика үсешенә багышлап, гыйлемнең тәүге ачкычы булган “Әлифба” дәреслеген иҗат иткән мөхтәрәм шәхесләр.

2016 нчы елның 18 ноябрендә Сәләй ага Вәгыйзовның кече Ватаны Татар Байтуганы авылында мөгаллимнең якты истәлегенә музей ачылган иде.

Апрель аеның кояшлы бер көнендә без 6 нчы сыйныф укучылары белән музейга экскурсиягә бардык.

Автобустан төшү белән музейның тышкы гүзәллегенә карап сокландык. Ишек алдыннан ук музей җитәкчесе Нурания Минсәхи кызы елмаеп каршы алды. Ул экскурсияне эчтәлекле һәм кызыклы итеп оештырды. Музейдагы һәрбер экспонатның тарихы белән таныштырды.

Музейда әдипнең шәхси киемнәре, документлары, китаплары, дәреслекләре, методик кулланмалары, төрле елларда төшкән фоторәсемнәре, хатлары тупланган иде.

Анда Сәләй Вәгыйзовның тормышы һәм иҗаты турында гына түгел, 19 гасыр, 20 йөз башында яшәгән халыкларның яшәү рәвеше турында сөйләгән экспонатлар да бик күп иде. Һәрбер әйбер үз урынын тапкан һәм билгеле бер тәртиптә урнаштырылган.

Әлифба дәреслегенең авторы Сәләй Вәгыйзовның язмышы турында тыңлаганда, аның көчле рухлы кеше булганына карап таң каласың. Бөтен авырлыкларны җиңеп чыгып, үз юлын табып, халыкка күпме еллар тугры хезмәт иткән шәхесләрнең берсе иде ул. Музейда мондый җылы очрашу күңелләрдә озак сакланыр.

Экскурсия укучыларга бик ошады, чөнки ул бик мавыктыргыч һәм бик эчтәлекле иде.

Музей җитәкчесе, экскурсияне алып баручы Нурания Минсәхи кызына олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Алдагы көннәрегездә зур уңышлар телибез.

Татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Т.Ф.Хисмәтова,

Камышлы авылы.

Категория: Мои статьи | Добавил: khistamara (17.06.2018)
Просмотров: 473 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Вход на сайт
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • База знаний uCoz

  • Copyright MyCorp © 2025
    uCoz