Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.
Шул уңайдан 8 нче А сыйныф укучылары белән “Туган як шагыйрьләре” темасына багышланган әдәби музыкаль чара үткәрелде. Бу бәйрәмдә якташ шагыйрләребезнең туган җиребез турында шигырьләре яңгырады. Зыя Ярмәкинең ”Ак каен”, Рөстәм Мингалимнең “Йолдызым-Камышлым “җырларын укучылар чын күңелдән башкардылар .Бигрәктә Әнвәр Давыдовның”Авылны сагынганда”шигыре балаларда зур тәэсир калдырды.
Кичә барышында шагыйрләрнең иҗат юллары турында тулы мәгълүмат бирелде.
Бәйрәмгә район китапханәчеләре дә чакырылган иде.

|