Главная | Регистрация | Вход | RSSВторник, 14.05.2024, 04:27

Добро пожаловать на сайт Хисматовой Тамары Фанзеловны

Меню сайта
Категории раздела
Мои статьи [30]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Тема: ”Исем” темасын гомумиләштереп кабатлау.

Дәреснең максатлары:

1. Белем бирү максаты - Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын, килешләрен искә төшерү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Жиһазлау: презентация, карточкалар, таратма материал, музыка
 Дәрес барышы.I. Актуальләштерү.
- Хәерле көн, укучылар!
- Бер-берегезгә карап елмаегыз һәм “биш” бирегез!
- Мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә тырышып эшләвегезне һәм яхшы билгеләр алуыгызны телим.
-Әйдәгез әле өй эшен тикшереп китик.
1. “Яз килә” темасына хикәя язу;
2. “Яз килә” темасына җөмләләр язу һәм рәсем ясарга иде.
II. Уку мәсьәләсен кую. 
-Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтермен, ә сез аларның җавапларын дөрес тапсагыз, бүгенге дәреснең темасы килеп чыгар.
1. Теле юк-үзе аңлата.(китап)
2. Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч тамырын ашыйлар.(суган)
- Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.(суган)
3. Энәләре үзе белән йөри,
Ә үзе тегә белми.(керпе)
4. Акчасыз керәсең, 
Хәзинә алып чыгасың.(мәктәп)
(кроссвордның җаваплары тактага язылып барыла)
-Шулай булгач бүгенге дәресебезнең темасы ...(исем). Әйе, без бүгенге дәрестә исем сүз төркеме турында алган белемнәребезне ныгытачакбыз.
III. Уку мәсьәләсен чишү.
-Ә хәзер исем сүз төркеме буенча белемнәрне камилләштереп китик. Сезнең алдыгызда ак кәгазь битләре ята, барыбыз да шушы кәгазь битләрен алабыз һәм дүрткә бөклибез, менә шулай итеп менә бу почмагын бөклибез. Менә шундый кәгазь килеп чыга. Уртасына исем дип язып куябыз. 1,2,3,4 дип билгелибез һәм 4 сорауга җавап бирәбез.
1.Исем нәрсәне белдерә?
А)эш-хәрәкәтне;
Ә)предметны яки затны;
Б)билгене;
В)санны.
2.Исем сүз төркеме нинди сорауларга җавап бирә?
А)нишли?
Ә)кем? нәрсә?
Б)нинди? кайсы?
3.Исем нәрсә белән төрләнә?
А)зат-сан;
Ә)килеш;
Б)заман;
В)тартым.
4.Исем нинди җөмлә кисәге булып килә?
А)ия;
Ә)ия, аергыч;
Б)ия, хәбәр, аергыч.
- Ә хәзер дөрес җавап бирдегезме, юкмы икәнлеген тикшереп алыйк.
-Нәрсә соң ул исем соравына җавап бирик һәм кагыйдә чыгарыйк. Хәзер бер-берегезгә 1 минут эчендә исем сүз төркеме турында кагыйдә сөйлибез. Кемнең исеме сузык аваздан башлана шул башлый.
-Әйдәгез инде кабатланган белемнәргә таянып исем сүз төркеменең моделен төзик.(модель төзү)
-Хәзер барыбыз да дәфтәрләрне ачтык, числоны язып куйдык, матур итеп татар халык мәкален язып куябыз.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар?
-мәгънәсен аңлату. (бу мәкаль сезгә дәрестә тырышып эшләргә кирәк икәнлеген, шул вакытта гына яхшы билге алу мөмкин икәнлеген аңлата).
Сүзлек диктанты язу.
Һөнәр, Казан, аккош, малай, укытучы, әни, Ык, Кандыз, Баулы, Алисә.
-Сүзлек диктантын язу, эшләрне тикшерү, аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәсен аңлату.
-Укучылар, игътибар белән бер кат бу сүзләргә карагыз эле. Бу сүзләрне нинди 2 төркемгә бүлеп була микән? (ялгызлык, уртаклык) 2 баганага бүлеп язу.
Физминутка
1.Татар телендә ничә килеш бар? (6)
2.Юнәлеш килеше ничәнче урында тора? (3)
3.Исемнәр ничә төргә бүленә? (2)
4. “Китап” сүзендә ничә иҗек бар? (2)
5. “Кояш” сүзендә ничә хәреф бар? (4)
IV.Белемнәрне беренчел ныгыту.-Укучылар, әйдәгез әле тагын бер кат исем сүз төркеменең нәрсә белән төрләнгәнен искә төшерик әле (зат-сан, тартым, килеш). Ә хәзер килешләрне кабатлап чыгыйк әле.
Килеш исемеСорауларыКалын кушымчасыНечкә кушымчасыБаш килешКем? Нәрсә? - -
Иялек килешеКемнең? Нәрсәнең? -ның-неңЮнәлеш килешеКемгә? Нәрсәгә? Кая? -га, -ка -гә, -кәТөшем килешеКемне? Нәрсәне? -ны-не
Чыгыш килешеКемнән? Нәрсәдән? Кайдан? -дан, -тан, -нан-дән, -тән, -нәнУрын-вакыт килешеКемдә? Нәрсәдә? Кайда? -да, -та -дә, -тә-Ә хәзер дәфтәрләрегезгә килешләрне нинди кушымчалар ярдәмендә ясалуын да күрсәтеп язабыз.
-Әйдәгез тикшереп тә китик.
-Игътибар белән экрандагы сүзләргә карыйбыз, бергәләп укыйбыз.
кошның И.к кешедә У-в.к
җырга Ю.к урманнардан Ч.к
табигатьне Т.к диңгезгә Ю.к
гомер Б.к йөрәктән Ч.к

-Сүзләрне күчереп язабыз килешләрен билгелибез һәм кушымчаларын күрсәтәбез.
-Тикшерү.
V.Белемнәрне икенчел ныгыту.(Мөстәкыйль эш).
-Укучылар мин сезгә хәзер карточкалар таратам, сез игътибар белән генә эшләгез. Күл сүзенә тиешле кушымча куеп, җәя эчендә соравын да язып барыгыз.
Бу күл (нәрсә?) бик зур. Күл... (......?) исеме – Байкүл. Балалар күл.. (.......?) баралар. Алар күл.. (.......?) яраталар. Күл (.......?) балыкка бай. Малайлар күл.. (.......?) балык тоталар. Без күл... (.......?) чыгабыз һәм кояшта кызынабыз.
-Кайсыгыз матур итеп укып күрсәтә? (Укыту)
-Барлык эшләрегезне дәфтәрләрегезгә тыгып куегыз һәм үзегезгә билге куегыз. Мин эшләрегезне тикшереп, билгеләрегезне исәпкә алып, билгеләр куярмын.
VI. Үзбәя.
-Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшемә дә булыша алам – 5;
-Әйбәт эшлим, материалны аңладым – 4;
-Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим – 3.
VII. Өй эше бирү.
1.Исемнәрне төрле килешләрдә кулланып “Татар теле дәресендә” дигән темага кечкенә хикәя язарга;
2.Әдәби уку китабыннан төрле килештәге исемнәр булган 5 җөмлә язарга, исемнәрнең килешләрен билгеләргә.
VIII. Рефлексия.
-Укучылар, без бүгенге дәрестә нинди теманы кабатладык?
-Исем нәрсәне белдерә?
-Нинди сорауларга җавап бирә?
-Нинди исемнәр була?
-Исем нәрсә белән төрләнә?


 

Категория: Мои статьи | Добавил: khistamara (24.08.2018)
Просмотров: 244 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Вход на сайт
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • База знаний uCoz

  • Copyright MyCorp © 2024
    uCoz